Президент визитының төгәл көне хәзергә мәгълүм түгел. Ул 15е яисә 19ы булырга мөмкин диелә. Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә дә тәгаен вакытын әйтә алмадылар.
Казанга визиты барышында, Путин Универсиадага әзерлек мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашачак. Исегезгә төшерәбез: Путинның Казанга алдагы визиты узган елның 28 августында булган иде. Ил Президенты ул вакытта Болгар һәм Свияжскига барып, аларны торгызу эшләренең барышы белән танышкан иде.