Казанның Совет районы прокуратурасы Вахитов районы судына мөселман зираты эшчәнлеген туктату турында гариза биргән иде. Эш шунда – Казан мэриясенең шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Альберт Салихов әтисенең кабер ташына рәсем куярга теләде, ләкин зират җитәкчелеге моңа рөхсәт бирмәде. Бу турыда матбугат чаралары күп язды. Хәзер кабер ташы тирәсендәге гауга мөселман зиратын яптыруга китерергә мөмкин. Чөнки чиновник Салихов әтисенең кабер ташына барыбер рәсем куйдырырга тели. Ә бу дин кануннары буенча рөхсәт ителми.
25 май сәгать өчтә "Азатлык" оешмасы зиратын яклап Ирек мәйданында митинг оештыра.
Александр Долгов