Приморьеның Красноармейск районындагы Арму елгасы янында Вострецово авылында яшәгән 75 яшьлек аучының үле гәүдәсе табылган. Һәлак булган аучы янында аны тапкан егерь юлбарыс эзләре күргән. Нәкъ менә ерткычның һөҗүме кеше үлеменә китергән, дип фаразлана.
ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, аучы белән элемтә моннан берничә көн алдан өзелгән булган. Җансыз гәүдә табылган урынга тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Анда криминалистик экспертиза үткәреләчәк.