"Татар-информ” агентлыгы хәбәр итүенчә, әлеге тантанада Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) президенты Клод-Луи Галльен, Париж-Сорбонна университеты президенты Жубер Бартелеми, Татарстанның беренче Президенты — ТРның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Минтимер Шәймиевнең билгеләп үтүенчә, Парижда старт бирелгән Универсиада уты эстафетасы Җир шарының барлык кыйтгалары аша узачак.
Универсида утын яндыру шатлыгы Сорбоннада белем алучы 5 кыйтга (Европа, Азия, Америка, Африка һәм Австралия) студентларына насыйп булды. Тантана вакытында алар зәңгәр, сары, кара, яшел һәм кызыл төсләрдән торган 5 факелны бергә берләштерделәр. Бу гамәл исә спортта Җир шарындагы барлык халыкларның да тигез булуларын күрсәтте. Шушы 5 төрле очкыннан барлыкка килгән Универсиада утын Жубер Бартелеми кабызды. Аннары бу факел чират буенча Клод-Луи Галльенга, Минтимер Шәймиевкә, Жозе Савуага, Олег Матыцинга һәм Владимир Леоновка тапшырылды. Соңгы кеше исә аны беренче факел йөртүчегә - Франция кешесе Мален Кайетка бирде.
Казанда киләсе елда булачак Универсиада утын Парижда кабызу очраклы хәл түгел, әлбәттә. 1923 елда уздырылган беренче Халыкара студентларның спорт уеннары нәкъ шушы калада үткәрелгән була.
Универсиада уты – Халыкара студентлар берлегенең дуслыгы һәм бердәмлеге билгесе. Аның факелы лалә чәчәге (тюльпан) рәвешендә итеп ясалган. Белгәнебезчә, лалә чәчәге татар бизәген күрсәтүче бер билге дә булып тора.
2013 елның Универсиада уты эстафетасы халыкара студентлар спорты тарихында үзенчәлекле рекорд куячак. Анда 2013 факел йөртүче катнашып, алар бер ел эчендә дөньяның 54 каласы аша узачак, 50 эре студентлар үзәгендә булып, 150 меңнән артык юл үтәчәк.
Универсиада эстафетасының Россиядәге юлы 30 мең чакрымны тәшкил итәчәк. Ул Көнчыгышта башланып, Көнбатышка таба хәрәкәт кылачак. 27 эре студентлар үзәге аша узып, быелның декабрендә Мәскәүгә килеп җитәчәк һәм Казандагы уеннар башланганчы, М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында сакланачак дип хәбәр итә "Казан 2013” Башкарма дирекциясе» АНО медиа департаменты.
Язманы Хатыйп ГӘРӘЙ әзерләде