2015 Ноя 30
Ноябрьнең соңгы көнендә Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетендә ястү намазыннан соң вәгазь кичәсе оештырылды. Әлеге чарада мәхәллә халкы, укукчы шәкертләр, якын тирә авыл имамнары, кунаклар катнашты. Вәгазь кичәсе Аллаһы Тәгалә каршында булган сөекле гамәл намазга багышланган иде. Намаз укуның мөһимлеге, аның фазыйләте һәм адәм баласына китергән рухи файдалары турында сөйләнде.
Вәгазь кичәсендә район башлыгы Альберт Ильгизәр улы барлык хатын- кызларны әниләр көне белән котлады. Әлеге котлауга Буа мөхтәсибе Ильмир хәзрәт һәм Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт тә кушылып, әниләрнең динебездә олы хөрмәттә булуларын раслап изге Коръәни Кәримнән аятьләр һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд саллалаһу гәләйһи вәссәлләмнең хәдис- шәрифәләрен китерделәр.
район гәҗитеннән.