5 декабрь, шимбә көнне, Инвалидлар ункөнлегенә багышлап, Нурлатта чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Оештыручылар ярминкәдә киң ассортимент, концерт программасы һәм кайнар чәй вәгъдә итә. Ул, гадәттәгечә, иртәнге 7дән Гыйматдинов урамының үзәк өлешендә эшләячәк, дип белдерә районның “Дуслык” газетасы.