Берсеннән-берсе матур кечкенә мәчетләрне балалар әти-әниләре белән бергәләшеп, катыргы кәгазьдән һәм тозлы камырдан эшләгәннәр. Быелгы уку елы башыннан, сентябрь аеннан, бирле эшләп килүче төркемгә унбишләп бала йөри.
Мөфти урынбасары, мәчет имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин конкурска йомгак ясап, балаларны шундый күркәм кул эшләренә өйрәнүләре белән котлады, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерде, дип хәбәр итә мәчетнең матбугат хезмәте.