Мисырдан Казанга 407 кеше әйләнеп кайткан

Әлеге курорттан чираттагы һава судносы 18 ноябрь көнне кайтачак

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 16

Кичә 19.30да "Казан" Халыкара аэропортына «Оренбургские авиалинии» компаниясенең Хургададан Екатеринбург аша кайтучы ORB-3882 транзит рейсы төште. Татарстан башкаласына Мисырдан 48 кеше кайтты, аларның 12се балалар иде, борт багажсыз килде, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Бүген 1.10да Казанга Шарм-эль-Шейхтан ("Шереметьево" аша) "Икар" авиакомпаниясенең IК-9807 транзит рейсы 174 кеше, шул исәптән 21 баланы алып кайтты. 4.00дә Хургададан «Оренбургские авиалинии» компаниясенең ORB-530 рейсы төште, анда 185 кеше, шул исәптән 43 бала кайтты.

Казанга Мисырдан чираттагы һава судносы 18 ноябрь көнне 4.00дә кайту планлаштырыла, ул "Северный ветер" авиакомпаниясенең NWS-1950 рейсы булачак (Хургададан Казанга).

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе мәгълүматы буенча, очышлар тыелганнан бирле Татарстанга Мисыр Гарәп Республикасыннан 3789 кеше, шул исәптән 933 бала белән 18 рейс кайткан (16 рейс "Казан" Халыкара аэропортына, 2 рейс "Бигеш" аэропортына төшкән).

Мисырдан "Внуково" (Мәскәү) аэропорты аша Казанга килүче багажны кабул итү һәм тапшыру эшләре оештырылган. 16 ноябрь 7.00гә 866 берәмлек багаж кайтып җиткән, аларның 297се хуҗаларына тапшырылган, 2 берәмлеге "Россия Почтасы" аша җибәрелгән, 567 берәмлек багаж ияләренә тапшырылырга әзер.

Кирәк булган очракта пассажирларны урнаштыру өчен Казан һәм Чаллы территориясендә 960 кеше сыйдырышлы 4 пункт әзерләнгән.

Туристлык буенча ТР дәүләт комитеты мәгълүматы буенча, Мисырда Татарстаннан 262 кеше кала.

«Татар-информ»


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе