РФ Транспорт министры Максим Соколов хәбәр иткәнчә, Мисыр аэропортларын тикшергәннән соң, ике ил арасында очкычлар яңадан оча башласын өчен, эш алып бару иртәрәк дигән фикергә киленгән.
Соңгы арада Каһирә аэропорты, иң беренче чиратта Шарм-Әл-Шәйх һәм Хургада кебек курорт шәһәрләре аэропортларының куркынычсызлык ягыннан Россия куйган таләпләргә туры килү-килмәве тикшерелгән. “Кызганычка каршы, бер табылган кимчелекләр кабат килеп чыкты. Алар Россия һәм Мисыр арасында очкычлар тиз арада оча башлар дип әйтергә комачаулый”, - диде министр. Бу хакта islam.ru хәбәр итә.