“Милли” кафесы ТҖ МДН каршындагы “Хәләл” стандарт Комитеты тарафыннан тикшерү үтте һәм 1223/2015 номерындагы таныклыкка ия булды. Әлеге документ кафедагы меню, җитештерү шартларының һәм технологияләрнең ислам кануннарына нигезләнеп үтәлүен раслый. Ул 2016 елның февраль аена кадәр бирелде.
«Милли» кафесы Мәскәү районының Восстания урамындагы 62 нче йортта урнашкан дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.