2015 елның 10 декаберендә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Мөслимә” иҗтимагый оешмасы, “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды, Татарстанмөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә татар-мөселман хатын-кызларының “Милләт аналары” Форумын оештыра. Форум “Мөслимә” оешмасының 20 еллыгына һәм мәгърифәтчеләр Мөхлисә Буби, Фатиха Аитованың юбилейларына багышлана. Аны уздыруның төп максаты: рухи-әхлакый, милли-мәдәни,социаль юнәлештәге проектларны тәкъдим итү; балалар һәм яшьләр белән эшчәнлекне арттыру, радикаль агымнарга каршы тору, җәмгыятьне рухи яктан чистарту һәм камилләштерү. Билгеләп узу кирәк, "Мөслимә" оешмасы 20 ел дәвамында Татарстанның милли-мәдәни, рухи-әхлакый үсешенә үз өлешен кертә.Төрле конкурслар,түгәрәк өстәлләр, җыеннар уздырып, халкыбызның гореф-гадәтен сакларга, киләчәк буынга җиткерергә тырыша. "Ярдәм" мәчете.