Медиарейтинг: Думадагы Татарстан депутатлары республикага эшләми

Дәүләт мониторингы хезмәте уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Татарстаннан Дәүләт думасына сайланган бер депутат та федераль парламентта "республика көнтәртибен" алга сөрми.

БӘЙЛЕ
2013 Май 24
Дәүләт мониторингы хезмәте уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, Татарстаннан Дәүләт Думасына сайланган бер депутат та федераль парламентта "республика көнтәртибен" алга сөрми. Тикшерү депутатлар исемнәренең мәгълүмат чараларында Татарстан белән бәйле мәкаләләрдә ничә тапкыр күренүенә нигезләнеп алып барылган. Татарстан депутатларының берсе дә беренче егермелеккә кермәгән, дип яза "Коммерсант".

Иң югарыдагы 22 нче урынны Владимир Путин администрациясенә киткән Олег Морозов урынына әле бер елдан да азрак вакыт элек килгән Татарстан Президентының элекке ярдәмчесе Тимур Акулов алган. Аның исеме Татарстан белән бәйле еш телгә алынган (79.3%). Шулай ук депутатлар Фатыйх Сибагатуллин һәм Радик Ильясовны телгә алу очраклары күп. Бердәм Русия вәкиле буларак иң еш телгә алынган депутат Илдар Гыйльметдинов булган. Татарстанның калган 12 депутаты беренче йөзлеккә дә кермәгән.

Татарстан белгечләре административ ресурс көчле булганда депутатларның халыктан ерак булулары һәм республика өчен берни дә эшләмәве аларның кабат сайланмаячагына сәбәп була алмый, дип саный.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе