Хәзер курчаклар яңа киемле генә түгел, яңа исемле дә. Аларга Д.Гамзатова Дагыстанда киң таралган Мәрьям исемен кушкан.
Мәрьям Кавказның авар, кумык, лезгин һәм башка халыклары гүзәл затлары киемнәрен кия. Бер курчакны бизәр өчен бик күп вакыт китә. Ул Дагыстан халыклары костюмнарына багышланган әдәбиятны, таулы авыллардагы кызларның иске фотосурәтләрен өйрәнә.
Бу курчаклар Дагыстанда бик популяр, аларны сувенирлар итеп бирәләр, күргәзмәләрдә күрсәтәләр.