Әмма шунысы бар: бу яңалыкны кертүгә Роспотребнадзор каршы чыга. Әлеге ведомство белгечләре ашханәләрдә техник яктан берничә төрле төшке аш әзерләп булмый дип саный. Мэрия түрәләре итсез меню балаларның сәламәтлегенә зыян салырга мөмкин, дип уйлый.
Балаларның нинди дин тотуына карап, махсус кертелергә мөмкин булган ашату идеясен төрле конфессия вәкилләре хуплап чыкты. Башкаланың бала хокуклары буенча вәкиле дә балаларның төрле булуын билгеләп үтте, дип яза «Коммерсант».