Татарстан мөфтиятенә Дагыстан мөфтие урынбасары Әхмәд хаҗи Мөһәммәд килде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт мәртәбәле кунак белән очрашып дини хезмәттәшлек хакында сөйләште.
Дагыстан вәкиле Пәйгамбәребез (с.г.в.) чәче төрелгән тукыма кисәген бүләк итеп алып килгән.
Әхмәд хаҗи бу көннәрдә Казанда берничә чарада катнашты. “Мәрҗани” мәчетендә Дагыстан җәмгыяте уздырган мәүлид бәйрәмендә катнашты. Шулай ук бу чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм башка хәзрәтләр булды.
Нәзарәт сайтыннан.