Дәүләт комитетында әлеге объектларның арендага 5 елга бирелүен, ә төп шарт булып инвесторларның үз хисабына объектның реконструкцияләве тора. “Эшкуар әлеге объектларны реконструкцияләү планын тәкъдим итә. Аннан соң Мәдәни мирас буенча төбәк комитеты әлеге планны карый һәм хуплый. Моннан соң Хосусыйлаштырылган оешмаларга теләктәшлек итү һәм конкуренцияне үстерү буенча дәүләт комитеты белән, күп дигәндә, 5 елга килешү төзелә.
Аренда хакы реконструкцияләүгә тотылган чыгымнар исәбеннән бара. Бинаны төзекләндергәннән соң эшкуар аны коммерция максатында файдалана ала. “Керү билетлары, сувенирлар һәм башка шундый әйберләр сатарга мөмкин”, - дип аңлаткан дәүләт комитеты белгече Бекзод Пайшанов.
Мәдәни мирас комитеты, үз проектын тәкъдим итеп, бу бинаны арендага алучы аны реконструкцияләү мөмкинлекләре дә карала.
Бу эшләр Министрлар Кабинетының “Сәмәрканд шәһәре һәм Сәмәрканд өлкәсенең 2017-2019 елларга туристик потенциалын тиз арада үстерү буенча чаралар турында” карары нигезендә тормышка ашырыла дип хәбәр итә Ансар.ру.