Лениногорск имамнары белемнәрен арттыра

РИУ каршындагы Имамнарның белемен арттыру үзәгендә...

БӘЙЛЕ
2012 Мар 20
РИУ каршындагы Имамнарның белемен арттыру үзәгендә Татарстанның Лениногорск районы имамнары укый башлады. Районның төрле авыл җирлекләреннән җыелган 13 имам биредә 1 апрельгә чаклы булачак.

Ике атна дәвамында имамнар гакыйдә, фикһ, гыйбадәт, татар дин тәгълимате, имам вазыйфалары һ.б. фәннәр буенча гыйлем алачаклар. Лекцияләрне РИУ мөгаллимнәре һәм ТР МДН хезмәткәрләре укыячак.

Исегезгә төшерәбез, РИУ каршындагы Имамнарның белемен арттыру үзәге 2011 елның 19 сентябрендә ачылган иде. Үзәк өчен махсус өч катлы бина төзелде, укыту залларыннан тыш, имамнар өчен тулай торак, ашханә, юыну һәм гыйбадәт бүлмәсе дә каралган. Ай саен әлеге Үзәктә республиканың төрле районнарыннан имамнар гыйлемнәрен үстерәчәкләр.

Бүгенге көндә әлеге Үзәктә Буа, Арча, Бөгелмә, Алексеевск, Лаеш, Биектау һәм Тукай районнары белем алды, дип хәбәр итте РИУның матбугат үзәге.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе