“Мондый кибетне ачу идеясе азкеремле кешеләр яши торган йортларда булганда туды. Берәүләрнең ашарына ризыгы юк, икенчеләре баласына мәктәпкә нәрсә киертеп җибәрергә белми аптырый. Киңәшләшкәннән соң, без ярдәмгә мохтаҗ кешеләр килә алырлык кибет ачарга кирәк дигән фикергә килдек. Ә хәлле кешеләр монда үз әйберләрен һәм азык-төлекне бушлай калдыра ала. Бу кибетне ачуда җирле эшкуарлар нык ярдәм итте”, - диде М.Абдуллаев.
Ул шулай ук мохтаҗ булган кешеләрне ничек ачыклау мәсьәләсе карала. Чөнки фәкыйрь кешеләр урынына тәэмин ителгән кешеләр дә килеп, әйберләр алып китәргә мөмкин дип яза Ислам. Ру.