Кукмарада вәгазь кичәсе

Кукмара Үзәк мәчетендә ай саен үткәрелеп килә торган «Мөселманнар җыены» кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе булып узды.

БӘЙЛЕ
2016 Янв 11

Кукмара Үзәк мәчетендә ай саен үткәрелеп килә торган «Мөселманнар җыены» кысаларында чираттагы вәгазь кичәсе булып узды. Җыенга килүчеләр алдында Казан шәһәренең «Динислам» мәчете имамы Инсаф хәзрәт Ибәтуллин чыгыш ясады. Үзенең вәгазендә ул матуриди гакыйдәсенә муафыйк рәвештә «Иман» төшенчәсенә аңлатма бирде, әлеге төшенчә белән бәйле булган ихсан, шөкер, тәвәккәл кебек терминнар хакында сөйләп үтте, шулай ук бу дөньяда да, ахирәттә дә бәхеткә ирешү ысуллары турындагы фикерләре белән уртаклашты.

Вәгазь ахырында җыенның алып баручысы Ришат Курамшин барлык тыңлаучылар исеменнән тирән эчтәлекле, файдалы вәгазе өчен Инсаф хәзрәткә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм аның катнашындагы вәгазь кичәләре алга таба да әле оештырылыр дип ышаныч белдерде.
Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе