Кукмарада православие руханилары катнашында район форумы уздырылды. Әлеге чарада чиркәү әһелләре һәм чиркәүгә йөрүче активистлардан тыш, христианнар күпләп урнашкан авыл җирлекләре башлыклары, җитәкчеләр, хокук саклау органнары вәкилләре катнашты.
Көн тәртибендә җирле православие приходларының халыкны рухи-әхлакый сәламәтләндерү һәм аның дини ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча эшчәнлеге, гыйбадәт кылу объектларының торышы, дини оешмаларның этник-конфессиональ мөнәсәбәтләрне яхшырту юнәлешендәге эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды, дип хәбәр итә районның “Хезмәт даны” газетасы.
“Татар-информ”