Конкурсны ТР МДН каршындагы “Зәкят” хәйрия фонды мәктәптә укучы балалар өчен оештыра. Кабан арты мәчете имам-хатыйбы Сәетҗәгъфәр хәзрәт Лотфуллинның әйтүенә караганда, мәдрәсәдә компьютер классы мәчеткә йөрүчеләр көче белән балаларны иман йортына җәлеп итү һәм аларны төрле юнәлештә үстерү максатыннан булдырылган. Биредә профессиональ программист балалар өчен компьютер дәресләре дә үткәрә.
Компьютер рәсемнәре конкурсы укучыларны каникул вакытында файдалы һәм кызыклы шөгыль белән мавыктыру ниятеннән үткәрелә. Җиңүчеләргә “Зәкят” фонды бүләкләр тапшырачак, дип хәбәр итә мөфтият.
Татар-ислам