Кичә илнең җыелма такымы 20 алтын медаль яулады

Казандагы Универсиадада узган сишәмбедә Россия җыелма командасы 20 алтын медаль яулады.

БӘЙЛЕ
2013 Июл 10
Казандагы Универсиадада узган сишәмбедә Россия җыелма командасы 20 алтын медаль яулады.

Андрей Кривов белән Денис Стрелков 20 чакрым арага йөрүдә алтын һәм бронза медальләр алуга иреште.

Светлана Ромашина әйдәп барган синхрон йөзүчеләр шулай ук югары бүләкләргә лаек булды.

Билбаулы көрәшчеләр Ренат Әхмәтшин, Сергей Павлик, Нәфис Миңнебаев, Илдар Гыйниятуллин. Илнар Галиев һәм Илнур Мортазин 6 алтын медаль яулап, Россия җыелма командасын тагын да алга чыгаруда үз өлешләрен керттеләр.

Спорт гимнастикасында Олимпия чемпионы Алия Мостафина шулай ук иң югары бүләккә лаек булды.

Николай Куксенков шул ук төрдә немец көндәшен отуга иреште. Сөңге ыргытуда Мария Абакумовага тиңнәр табылмады. Владимир Краснов һәм Валентин Смирнов, шулай ук Ксения Усталова йөгерү бәйгесендә беренчелекне кулдан ычкындырмадылар. Сергей Мудров биеклеккә сикерүдә җиңеп чыкты.

Шул рәвешле, Россия җыелма такымында 39 — алтын, 16 — көмеш, 22 бронза медаль бар. Икенче урындагы кореялеләр 6 алтын медальгә ия.

avatar
1 Arif • 23:06, 2013 Июл 23
Of the panoply of website I've pored over this has the most vectriay.
Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе