“Хозур” нәшрият йорты “Мөбәди әл-Ысул” (“Ислам хокукы принцплары”) китабына тәфсир чыгарды. Китапның авторы: танылган хәдисләр белгече, Һиндстанның Деобанд университеты мөгаллиме Сәед Әхмәд әл-Бәләнбүри. Әлеге китап ысул әл-фикһе фәненә җиңеләйтелгән кереш булып тора. Китап хәнәфи мәзхәбенең ислам хокукы буенча өйрәтүләренә нигезләнгән.
Нәзарәт сайтыннан