Казанның Галиев мәчетендә "Хатын-кызлар гимназиясе" дип исемләнгән мөслимәләр клубының икенче сезоны ачылды. Очрашуга килгән хатын-кызлар мөслимәләрнең хәзерге җәмгыяттә тоткан урыны хакында фикер алышты. Аны журналист Рузанна Хөснетдинова алып барды.
Үткән ел гимназия лекцияләр формасында үткән булса, быел оештыручылар гимназиянең икенче сезонын җанлы аралашу формасында үткәрүне тәкъдим итте дип хәбәр итәләр Татарстан мөфтияте матбугат хезмәтеннән.