Халыклар Дуслыгы Йортында тату һәм дус гаиләләрне билгеләү тантанасы булып узды. Аны Бөтенроссия Татар Гаиләсе оешмасы (җитәкчесе – шагыйрь Роберт Миңнуллин, ярдәмчесе – Миләүшә Гайфуллина), “Гаилә һәм мәктәп” журналы оештырды.
Бирегә төрле районнардан күп балалы тату гаиләләр чакырылган иде. Бик мәгънәле, үрнәкле чара булды ул. Әлеге журналның баш мөхәррире Гөлүсә Закирова безне үзенең каләмдәшләре белән дә таныштырды. Без киләчәктә дә тату гаиләләрнең артуын телибез.
Әлмира ҺӘДИЯ, җәмәгать эшлеклесе