KFC фаст-фуд компаниясе хәләл фаст-фуд җитештерү белән кызыксына.
Әлеге компаниянең төбәк директоры Андрей Распопов җитәкчелегендәге делегация 2 февральдә ТР МДНнең “Хәләл” комитетында булды. Очрашу вакытында комитет җитәкчесе Марат хәзрәт Низамов кунакларны Россиядә һәм Татарстандагы хәләл индустриясе үсеше белән таныштырды. Җәмәгать туклануы өлкәсендә хәләл җитештерү юнәлешенә ихтыяҗ барлыгына игътибар юнәлтте. Шулай ук очрашуда KFCның хәләл рестораннарын Татарстанда ачу мөһимлеге ассызыкланды.
Нәзарәт сайтыннан.