14 декабрь көнне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Казыйлар шурасының 73 нче утырышы булды. Җыелыш баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелегендә үтте. Көн тәртибендә төрле низаглар тудырган финанс мәсьәләләр, талак кылу һәм гаиләдәге башка бәхәсле сораулар каралды. Казыят узып баручы елга шулай ук баручы елга нәтиҗә ясады һәм киләсе елга эш планын, утырыш көннәрен билгеләде. Чираттагы утырыш 11 гыйнварда булыр дип көтелә.
Нәзарәт сайтыннан.