4 нче декабрь көнне Казанда “Травматология һәм ортопедиянең актуаль мәсьәләләре” темасына фәнни-гамәли конференция узачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы.
Конференцияне оештыручылар – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Республика клиник хастаханәсе, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе.
Россиянең әйдәп баручы белгечләре травматология һәм ортопедиянең актуаль проблемаларына багышланган лекция-докладлар укыячак. Аерым алганда, Россиядә балалар вертебрологиясе үсеше перспективалары, зур буыннарда артрозны этаплап дәвалау һәм башкалар турында фикер алышу ниятләнә. Шулай ук мастер-класслар үткәреләчәк. “Татар-информ”