2013-2017 елларга “Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе”, “Татар иле” бөтендөнья татар социаль челтәре, рәсми рәвештә, секцияләрдә тәкъдим ителә. БТК БКның ике корылтай арасындагы эшчәнлеге турындагы хисап республиканың ике дәүләт телендә брошюра итеп нәшер ителгән, шулай ук корылтайга конгрессның “Милләтне үстерү хакына” җыентыгы, быел Казанда үткәрелгән яшьләр һәм дини форумнар материаллары, БТК БКның 20 еллыгына багышланган буклет та дөнья күргән. Корылтайда катнашучыларга бүләк итеп бирелә торган китаплар арасында Камил Әбләзовның быел Сарытауда басылган “Историческая судьба татар” дип аталган ике томлыгы, Гамирә Гаделшинаның былтыр Казанда дөнья күргән “След белого барса” китабы, шагыйрә Бикә Рәхимованың моннан 3 ел элек Казанда чыккан “Бакый сагыш” мәкаләләр җыентыгы, тагын шигырь текстлары татар, рус, инглиз телләрендә язылган һәм алар дискка тупланган балалар китабын, БТК БКның “Халкым минем” айлык газетасының ноябрь санын һ.б. басмаларны әйтеп китү урынлы.
Искәртеп үтәбез: хәзерге вакытта “Бөтендөнья татар конгрессы” халыкара иҗтимагый берләшмәләр берлеге канаты астында 376 милли-мәдәни оешма эшчәнлеген алып бара һәм аларның 203е – Россия Федерациясендә, шул исәптән Татарстанда, булса, 123е – чит илләрдә, тагын яшьләрнең 50 берләшмәсе белән дә хезмәттәшлектә тора.
Бөтендөнья татар конгрессы оешуга 20 ел тулуга туры китереп уздырыла торган V корылтайда ТР дәүләт җитәкчелеге, төрле илләрдән 300дән күбрәк кунак, 120 журналист һәм 800 делегат катнашачак, шул исәптән РФнең 61 төбәкләреннән 423 делегат, чит илләрдән 218 милләттәш, Россия төбәкләреннән, тагын якын һәм ерак чит илләрдән мәртәбәле 300 кунак чакырылган - барлыгы 1200ләп вәкил җыелыр дип ниятләнә. Чакырылган мәртәбәле кунаклар арасында РФАнең Океанология институты директоры, академик, физика-матеиматика фәннәре докторы Роберт Нигъмәтуллин, физика-математика фәннәре докторы, профессор Рәшид Сүнәев, Россия физигы, физика-математика фәннәре докторы (АКШ) Роальд Сәгъдиев, отставкадагы армия генералы, хәрби һәм тарих фәннәре докторы, профессор Мәхмүт Гәрәев, Кыргызстан Республикасы Президентының җәмәгате Рәисә Атамбаева, Россиянең театр һәм кино актеры Марат Бәшәров, танылган теннисчы һәм тренер Шамил Тарпищев, шулай ук теннисчы, РФнең атказанган спорт мастеры, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Сафин, хоккей буенча РФ җыелма командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов, РФнең атказанган спорт мастеры, РФ Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаева, Россия халык артисты Чулпан Хаматова, Татарстанның халык артисты Алсу Сафина һ.б. бар.
Татар-ислам