Казанда “Татар - дозор” узачак

21 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Татар-дозор” уенын оештыра.

БӘЙЛЕ
2012 Апр 11
21 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Татар-дозор” уенын оештыра. Быел ул инде өченче тапкыр узачак, аңарда катнашырга теләүчеләр саны артканнан арта. Уен кызык, бүләкләре дә менә дигән! Казан буйлап берничә маршрут буенча төрле кызыклы биремнәр үтәп, җиңү яуларга мөмкин, дип хәбәр итә “Үзебез” хәрәкәте.

“Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һ.б. командаларга туплана ала. Ләкин берничә шарт бар.

1. Командада 7 кеше булырга тиеш.
2. Командалар оештыручыларга татар телен исәпкә алмаган Татарстанның дәүләт телләре турындагы канунны бозу хакында төрле оешмаларга, сәүдә үзәкләренә, җитештерүчеләргә кимендә 5 хат язарга тиеш (җибәрелүне исбат итәр өчен скриншот ясарга кирәк булачак).
3. Шулай ук урамдагы хаталы элмә такталарының фотоларын салып җибәрергә кирәк. Аларның саны кимендә 5 данә булырга тиеш.
4. “Мин татарча сөйләшәм!” темасына 3-4 минутлык видеоролик төшерергә кирәк.
5. Шулай ук “Татар дозор” уенының логотибын уйлап чыгарырга тәкъдим итәбез.

Болар барысы да оештыручыларга 18 апрельгә кадәр электрон вариантта тапшырырга кирәк булачак.

Квестта катнашыра теләк белдереп, барлык шартларны сыйфатлы һәм җитез башкарган 6 команда сайлана, алар 21 апрельдә квестта катнашачак.

Команданың үз видеокамерасы, фотоаппараты булырга тиеш. Командалар шәһәр буйлап “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалардан йөриячәк. Экипировканы оештыручылар тәкъдим итә. Тагын бер шарт – күтәренке кәеф һәм җиңү максаты!

“Татар-дозор” 21 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана. Бүләкләү 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында булачак. Акция Бауман урамында узачак.

Элемтә өчен: tatar.dozor2012@gmail.com
vk.com/min_tatarcha_soyleshem
8 927 432 82 25 Эмма Галимова.
8 937 618 73 47 Диләнур Әхмәтова.

Александр Долгов

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе