Шулай ук, Татарстан Мәдәният министрлыгыннан алынган белешмә буенча, Төркия мәдәнияте белән кызыксынучылар, аны тирәнрәк аңларга теләүчеләр өчен иҗади очрашулар оештырыла, шул исәптән режиссерлар белән дә, фикер алышулар һәм осталык дәресләре уздыру күздә тотыла. Фестиваль исә, Төркия Республикасы Мәдәният министрлыгы инициативасы белән, Төркия Республикасының Казандагы Генераль Консуллыгы тарафыннан һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Татаркино” учреждениесе ярдәме белән үткәрелә.
Чыганак: "Татар-информ"