Казанда тәүге тапкыр Раштуа фестивале була

Анда нәниләр өчен дә, олылар өчен дә кызыклы концертлар тәкъдим ителәчәк

БӘЙЛЕ
2015 Дек 18

25 декабрьдән алып 8 гыйнварга кадәр С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында беренче тапкыр Раштуа фестивале була.

Аның афишасында балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә төрле концерт программаларын күрергә мөмкин.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә Зур концертлар залы директоры урынбасары Лада Лабзина хәбәр итте. “Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы инде берничә ел дәвамында Яңа ел бәйрәмнәрендә өлкәннәр һәм балалар өчен концертлар куя. Быел без бу чараларны бергә берләштереп, Раштуа фестивале дип атарга булдык”, - диде журналистлар белән очрашу барышында Л. Лабзина.

Бу юлы барлыгы 10 тамаша тәкъдим ителәчәк. Алар балалар аудиториясе өчен әзерләнүләренә дә карамастан, гаиләнең барлык әгъзалары өчен дә кызыклы булачак, дип вәгъдә бирде Зур концертлар залы директоры урынбасары.

“Буян утравы могҗизалары” Яңа ел музыкаль фантазиясе, мисал өчен, А. С. Пушкин әкиятләренә нигезләнеп эшләнелгән. Ул, “Новая волна” камера оркестры башкаруында танылган композиторлар әсәрләрен һәм мультипликацияләрне үз эченә ала. Хикәяче ролендә — Рөстәм Галич (АКШ). Моннан тыш, нәни тамашачылар, концерт башланырга 30 минут кала, концертлар залының фойесында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән очрашып, алар белән чыршы тирәли әйләнә алачак. “Буян утравы могҗизалары”н 27 декабрьдә, 3-6 гыйнвар көннәрендә тамаша кылырга мөмкин.

Танго һәм джаз яратучыларга Аргентинаның данлыклы музыканты һәм композиторы Астор Пьяццолла иҗатына багышыланган концерт тәкъдим ителә. 3 гыйнвар көнне булачак тамашада пианиночы Андрей Руденко, яшь музыкантлар Зөлфәт Фәхриев (фортепиано), Арслан Сәйфи (скрипка), Сергей Пономарев (виолончель) чыгышларын күрергә була.

ТРның атказанган артисты Юлия Җиһаншина исә романслар яратучылар өчен "Кышкы кич романсы” концертын тәкъдим итә. 5 гыйнварда булачак концертта гитарачы Александр Лаврентьев һәм пианиночы Максим Мулин чыгыш ясаячак.

Фестиваль 25 декабрь көнне Миләүшә Тәэминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хорының һәм “Новая волна” камера оркестрының “Фильм.Фильм. Фильм” концерты белән ачылачак. Бу кичне Россия һәм чит ил кинотасмалары һәм мультфильмнарының танылган җырларын ишетү мөмкинлеге була.

Раштуа фестивале 8 гыйнвар көнне “Раштуаның Вена балы” концерты белән тәмамланачак. Анда җырчы Резеда Галимова чыгышын тамаша кылу мөмкинлеге бар. “Новая волна” камера оркестрына кушылып, ул Иоганн Штраус һәм аның улы Иоганн Штраус музыкасын тамашачыларга тәкъдим итәргә планлаштыра.

Матбугат конференциясендә катнашкан “Новая волна” камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм дирижер Анна Гулишамбарова әлеге фестивальнең тамашачыларга яңа киңлекләр ачуын ассызыклады. “Зур концертлар залы төрле юнәлештәге концерт программалары эшли һәм анда тәкъдим ителгән тамашалар кечкенә балаларга да, өлкәннәрдә дә кызыксыну уятырга сәләтле. Католиклар Раштуасыннан алып Яңа ел каникуллары тәмаланганчыга кадәр әлеге концерт залында барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килерлек концертлар тыңларга мөмкин булачак”, - диде ул.

Фестиваль кысаларында чыгыш ясаячак Резеда Галимова: “Җырчы буларак миңа бу концертта катнашуы бик күңелле. Беренчедән, ул бәйрәм көннәрендә булачак. Аның республиканың иң яхшы концерт залында уздырылуын да исәпкә алырга кирәк”, - диде.

Фестивальгә билетлар октябрь аенда ук сатуга чыккан. Көндезге тамашалар 300 сум, кичке концертларга билет бәяләре исә 400-700 сум тора. Лада Лабзина киләсе елларга әлеге фестивальгә абонемент булдыру турында уйларга вәгъдә бирде.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе