28 майда "Казан" халыкара ат-спорт комплексында республика Сабан туена багышланган ат чабышлары булып узды.
Гомуми бүләк фонды 2,4 млн сумны тәшкил итте. Ярышларда Татарстан районнары, Мари Иле, Чиләбе өлкәсе, Пермь крае, Удмуртия Республикасы, Саратов өлкәсеннән, шулай ук Казакъстаннан барлыгы 84 кеше катнашы.
Бүләкләрнең яртысын Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының "Динамо" ат-спорт комплексы атларының хуҗалары алды дип хәбәр итте "Татар-информ".