Казанда православие җәмәгатьчелеге форумы уза

Аның эшендә ТР Президенты катнаша

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 26
Бүген Казандагы "Корстон" комплексында II ТР православие җәмәгатьчелеге форумы уза. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Мельниченко, РФ Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең дини оешмалар белән эшчәнлек буенча департаменты башлыгы Евгений Еремин, Россия югары мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан митрополиясе башлыгы, Татарстан һәм Казан митрополиты Феофан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, төрле җирләрдән килгән архиепископ, протоиерейлар, күп санда руханилар һәм башкалар катнаша.

Форумны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, II ТР православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов алып бара. Форум дәүләти-дини һәм диннәрара бәйләнешне, дини гыйлемне, православие мәдәниятен һәм социаль гыйбадәтне үстерүгә, җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Форумда республикада православие үсеше мәсьәләләре күтәреләчәк. Әлеге чара изге апостол бөек кенәз Владимир - Русьны чукындыручы истәлегенә багышланган бөтенроссия чаралары кысаларында Татарстанда үткәрелә торган мөһим вакыйгаларның берсе булачак.

Иң элек форумда катнашучылар игътибарына "2014-2015 нче елларда Татарстанда православие үсеше" фильмы күрсәтелде. Аннан соң рәсми затлар сәламләү чыгышларына күчте.
"Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе