Форумны ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, II ТР православие җәмәгатьчелеге форумын оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов алып бара. Форум дәүләти-дини һәм диннәрара бәйләнешне, дини гыйлемне, православие мәдәниятен һәм социаль гыйбадәтне үстерүгә, җәмгыятьтә тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән. Форумда республикада православие үсеше мәсьәләләре күтәреләчәк. Әлеге чара изге апостол бөек кенәз Владимир - Русьны чукындыручы истәлегенә багышланган бөтенроссия чаралары кысаларында Татарстанда үткәрелә торган мөһим вакыйгаларның берсе булачак.
Иң элек форумда катнашучылар игътибарына "2014-2015 нче елларда Татарстанда православие үсеше" фильмы күрсәтелде. Аннан соң рәсми затлар сәламләү чыгышларына күчте. "Татар-информ"