7 августта Казандагы Кабан күле буенда Ш. Мәрҗәни урамында Печән базары чарасы үтәчәк. Барысы да ачык һавада.
Оештыручылар — Бөтендөнья татар яшьләре форумы: «Чарада катнашу шарты – киемегездә бер генә булса да татар костюмы элементы булырга тиеш», — дип искәртә.
Биредә татар рухлы иҗади яшьләр үз сәнгать үрнәкләрен күрсәтәчәкләр, эксклюзив әйберләрне сатып алу мөмкинлеге булачак.