Әмирханнар мәҗлесенә галимнәр, дин әһелләре, мөфтиләр, мәдәният һәм әдәбият вәкилләре, татар зыялылары чакырулы. Бу турыда фонд рәисе, мәгърифәтче, мәхәллә системасы идеологы Илдус Әмирхан белдерде.
Әмирхан укуларында галимнәрнең әлеге күренекле нәселнең тормышы, милләт тормышында тоткан урыны, мәгърифәтчелек эшчәнлеге турында чыгышлары көтелә. Шулай ук җыенда мәгариф, гаилә, икътисад һәм нигезе мәхәллә булган традицион ислам мәсьәләләре каралачак.
1921 елга кадәр Иске таш мәчеттә имам булып Әмирхан, Хөсәен, Зариф Әмирханнар хезмәт итә. Шушы нигездә татар әдәбияты классигы, Әмирхан хәзрәтнең оныгы Фатих Әмирхан туа. 30 нчы елларда мәчет ябыла.
"Әмирхания" фонды