Әлеге чарада балалар өчен төрле уеннар, кызыклы бәйгеләр, ярышлар үткәреләчәк. Танылган җыр-моң осталары мөнәҗәтләр башкарачак, каләм ияләре шигыйрьләр сөйлиячәк. Шулай ук бәйрәмдә хәләл ярминкә оештырылачак. Хәләл ризык җитештерүчеләр үз товарларын тәкъдим итәчәк. Татып карау мөмкинлеге тудырылачак. Халык һөнәрчелеге осталары мастер-класслар күрсәтәчәк.
Мәхәллә бәйрәмен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге, Апанай мәчете, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге, “Иске шәһәр” префектурасы һәм Хәләл индустриясенең Милли ассоциациясе оештыра.