Казанда корылтай барганда татар активистлары тоткарланды

Корылтай ачылган минутларда Казанда татар телен яклап чыгарга теләгән Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин, Илдар Мостафаев тоткарланды.

БӘЙЛЕ
2012 Дек 10
Корылтай ачылган минутларда Казанда татар телен яклап чыгарга теләгән Наил Нәбиуллин, Зиннур Әһлиуллин, Илдар Мостафаев тоткарланды.

7 декабрь иртәсендә Казанда Бөтендөнья татар конгрессының V корылтае ачылыр алдыннан әлеге чара узачак опера театры янына ялгыз пикет уздырырга килгән "Азатлык” татар яшьләре берлеге әгъзаларын полиция тоткарлады.

Тоткарланучыларның берсе, берлек рәисе Наил Нәбиуллин әйтүенчә, алар конгресс вәкилләре җыелган вакытта бу чарада татар мәнфәгатьләрен кыюрак якларга чакырып ялгыз пикет уздырырга теләгән. Әмма алып килгән плакатны ачарга да өлгермәгәннәр, полиция машинасы килеп туктаган һәм өч кешене, шул исәптән Нәбиуллин янында булган Чаллыда яшәүче татар активисты Зиннур Әһлиуллинны һәм шимбә үтәчәк пикетка чакырулар таратырга теләгән Илдар Мостафаевны документлар тикшерү сылтавы белән алып киткәннәр.

Нәбиуллинның плакатында татар мәктәпләренең, балалар бакчаларының ябылуына, милли университет ачылмауга, татар телле федераль канал булмауга, һәм конгрессның бу проблемнарны тиешенчә күтәрмәвенә протест сүзләре язылган булган.

​​​"ФСБ идарәсендә 5 сәгатьләп сорау алдылар, күп төрле сораулар бирделәр. Сорауларның төп темасы Рөстәм Сафин белән җәйге конфликт иде. (Наил Нәбиуллин Ихлас мәчете тарафыннан үзенә янаулар булуын белдергән иде. - А.К.) Мин уйлыйм бу президент аппараты һәм Закиров кушуы белән эшләнгән, безгә иртәгә пикетка чакыруларны таратырга бирмәс өчен эшләделәр моны. Конгресска килүчеләр арасында милли җанлы вәкилләр дә бар, иртәгә алардан да бер 50ләп кеше килер дип өмет иткән идек. Теләк булганнарны көтеп калабыз, 8 декабрь Казанның Бауман урамында", - дип сөйләде Наил Нәбиуллин.

Тоткарланган икенче активист, Зиннур Әһлиуллин, "татарга һөҗүм бара" дип әйткән һәр кеше "экстремистка" әйләнә, ди.

​​​​"Аяк киемнәрен тикшерделәр, бармак эзләрен алдылар, фотога төшерделәр, барысын да эшләделәр, аңлатма яздырдылар. Йөзләгән мәктәпне яптылар, татар теленә һөҗүм бара. Бу турыда сүз әйтүгә - син экстремист буласың. Безгә үләргәме хәзер? Татар булып яши алмыйбыз икән - без соңгы чараларга барырга әзер инде. Үзләре безне экстремальный ситуациягә этәрәләр, өстән. Мәкерлек бара, башка сыярлык түгел," - дип сөйләде Әһлиуллин.
Чыганак: "Азатлык.орг"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе