Мәчетнең проектын Казан архитектура-төзелеш академиясен тәмамлаган Лира Гәрәева эшләгән. Дөресрәге, ул аның диплом эше иде.
Иман йортының 2 манарасы бар. Аларның озынлыгы – 33 метр, гыйбадәт кылу залы өстендәге гөмбәзе исә 19 метрны тәшкил итә. Яңа гыйбадәтханәнең ирләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә госел коену урыннары, тренажер заллары, чәчтараш бүлмәсе бар.
"Гаилә” мәчетенең баш имамы Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин булачак.