Татарның мәшһүр улы Габдулла Тукай турында язучы Рабит Батулла сценарие буенча татарстанлылар төшергән әлеге тулы метражлы картинаның режиссеры – Фәрит Дәүләтшин. Фильм татар телендә булып, рус телендә субтитрлар белән күрсәтелә.
Әлеге хезмәт 5-11 сентябрьда узачак VIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале конкурсына тәкъдим ителгәнлеген билгеләп үтү урынлыдыр. Гомумән алганда, "Мир” кинотеатрыннан хәбәр итүләренчә, республикабыз кинематографлары фестивальга быел дистә ярымлап фильм тәкъдим иткән. Шуны исәпкә алып, фестиваль дирекциясе параллель рәвештә "Татарстан киносы көннәре” программасын гамәлгә ашыру мөмкинлеген карый.
Чыганак: "Татар-информ"