Казанда аерылышучылар саны кимегән

Шулай ук гаилә коручылар да азайган

БӘЙЛЕ
2016 Янв 18

Казанның 100 дән артык пары ТР Дәүләт хезмәте порталы аша ЗАГСка гаиләләрен теркәү буенча электрон рәвештә гариза биргән. ЗАГСка бармый гына гариза тапшыру хезмәте, Казаннан тыш, бары Мәскәүдә генә күрсәтелә.

2015 елда Татарстан башкаласында 12 мең 495 гаилә корылган. 2014 ел белән чагыштырганда, әлеге сан 3 процентка азрак.

“Бу 1990 елларда туган балаларның гаилә кора башлавы белән бәйле. Ул чорда Россия буйлап балалар туу кимегән иде. Аерылышучылар саны 4678, ягъни, 2014 ел белән чагыштырганда, 7,5 процентка азрак”, - дип белдерде бүген Казан каласы җитәкчеләренең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә Татарстан башкаласы ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гүзәл Габбасова. Аның сүзләренчә, туу турында таныклыкларның 63 проценты балалар тудыру йортларында тапшырылган - бу 15 меңләп документ дигән сүз.

ЗАГСның күп хезмәтләре хәзер күп функцияле үзәкләрдә күрсәтелә. “Районнарда ЗАГС бүлекләре бетерелү сәбәпле, гражданнарга документлар алу өчен әлеге үзәкләр бик җайлы”, - дип ассызыклады Г. Габбасова.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, быел Казанның Киров районындагы ЗАГС бүлеген төзекләндерүне тәмамлау ниятләнә. Ул заманчарак булачак һәм барлык таләпләргә дә туры китерелеп эшләнәчәк.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе