Al Saqr Finance компаниясе Астана банкы белән берлектә, ваклап финанслауда сынап карау максатыннан, шәригать принципларына һәм нормаларына туры килә торган 450 мең карточка чыгардылар дип хәбәр итә Forbes.kz.
"Хәләл" картаның гадәти карталардан аерылып торган төп үзенчәлекләре шунда: анда калган акча өчен бүләкләү системасы юк, клиентларның акчасы банк-эминент тарафыннан үз эшчәнлегендә кулланылмый. Шулай ук бу карталар белән шәригать тарафыннан тыелган урыннарда әйберләр сатып алырга мөмкин түгел.
Билгеле булганча, Al Saqr Finance компаниясенең 17 ел дәвамында лизинг белән эшләү тәҗрибәсе бар. 2017 елда ул универсаль ислам финанс оешмасына әйләндерелде. Хәзер оешма клиентларга бу өлкәдә күп хезмәтләр күрсәтә.