Әлеге очрашуда Дамир хәзрәт балаларга әниләрнең җир йөзендә иң хөрмәтле зат икәнлеге турында сөйләде. Әниләрне ярату, хөрмәт итү һәм куандыру кешеләрнең иң изге бурычы икәнлеген аңлатты. “Әниләребезне яхшы гамәлләр, матур сүзләр белән генә түгел, ә яхшы укып, тәртипле бала булып та куандырыйк, аларны борчуга салмыйк”, – дип җиткерде балаларга район имам-мөхтәсибе. Бу хакта мөхтәсибәттән хәбәр итәләр.