2015 Дек 31
Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә район имамнарының утырышы булды. Җыелышта 2015 елда мәхәлләләрдә алып барылган дини эшчәнлеккә нәтиҗә ясадылар, авылларда Мәүлид ән-Нәбине уңаеннан оештырылган чаралар буенча хисап тоттылар һәм киләсе елга эш планын төзеделәр. Һәр имамга “Шура” журналының яңа санын тараттылар. Нәзарәт сайтыннан.