Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрдәншин авыл җирлекләре җитәкчеләре, полиция хезмәткәрләре, наркологлар белән очрашулар үткәрә. Алар наркомания һәм алкоголизм кебек тискәре күренешләрне кисәтү максатыннан оештырыла. Хәзрәт әлеге күренешләрне дини күзлектән аңлата, яшь буынны шушы афәтләрдән саклап калу ысуллары белән бүлешә.
Нәзарәт сайтыннан.