Шулай ук шәһәр тибындагы Урыссу поселыгының "Фәнис” мәдрәсәсе шәкертләре, Башкортстан республикасының Туймазы районының Төмәнәк һәм Агир-Тамак авылы шәкертләре арасында волейбол һәм көрәш буенча ярышлар үтте. Әлеге спорт ярышлары Агир-Тамак авылы имам-хатибы Илнур хәзрәт Яппаров һәм "Йолдыз” КФХ генераль директоры инициативасы белән башкарылды. Оештыру эшләрендә республиканың төньяк-көнчыгыш төбәге казые, имам-мөхтәсиб, "Фәнис” мәдрәсәсе директоры Марат хәзрәт Мәрданшин да катнашты.
Волейбол буенча беренче урын Төмәнәк авылы командасына бирелде. Көрәш буенча Урыссу поселыгыннан Шәйхетдинов Айрат Сабир улы җиңүче исеменә лаек дип табылды.
Чыганак: "Думрт.ру"