Татарстан мөслимәләр Берлегенең Яңа Чишмә районы мөслимәләр берлеге рәисе Вәлиуллина Рамилә Рәис кызы катнашучыларны бәйгенең тәртибен җиткерде. Бер-бер артлы һәр мөслимә үзе белән таныштырды, кул эшләрен яки аш-суга осталыгын тәкъдим итте. Икенче этапта Коръәннән яттан сурәләр укылды. Әхмәтһади Максудиның “Гыйбадәте исламия“ китабы буенча һәр катнашучы бишәр сорауга җавап бирде. Ярыш-бәйге 2 сәгать дәвам итте.
“Гасыр абыстае” исеменә Сөлчә Баш авылыннан - Заретдинова Рәйхана Камил кызы, Яңа Чишмә авылыннан - Хәсәнова Җәннәт Илсур кызы, Камалетдинова Гөлүсә Фәрит кызы, Шахмай авылыннан - Галәветдинова Розалия Равил кызы, Исхакова Рәйхәна Габдуллаҗан кызы, Зирекле авылыннан - Ногманова Рузалия Халик кызы, Шакирова Фәйрүзә Ислам кызы лаек булды.
Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар һәм мультиваркалар тапшырылды. Барлык катнашучы мөслимәләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйгедән соң мөслимәләр бәйрәм табыны артында аралашып чәй эчтеләр.
Шушы чараны оештыручыларга да, катнашучыларга да Аллаһының рәхмәте булсын!