Закон проекты авторлары фикеренчә, бу документның дингә бернинди катнашы юк. Бары тик җәмәгать тәртибен саклауга кагыла. Янәсе азан, тавыш көчәйткечләр аша ишетелеп, якындагы йортларда яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудыра.
Бу законга каршы чыгучылар әлеге инициативаның мөселманнарның күп гасырларга сузылган традицияләренә тыкшыну дип саный, дип хәбәр итә Ислам.ру.