Израиль Сүриягә һөҗүм иткән

CNN телеканалы хәбәр иткәнчә, кичә – 3 майда Израиль Сүрияне бомбага тоткан.

БӘЙЛЕ
2013 Май 04
CNN телеканалы хәбәр иткәнчә, кичә – 3 майда Израиль Сүрияне бомбага тоткан, ягъни Сүрия авиация һөҗүменә дучар ителгән. Дөрес, Израиль очкычлары Сүрия җиренә кермәгәннәр, алар Ливаннан торып, Сүрияне бомбага тотканнар.

Кайбер мәгълүматларга караганда, яһүдләрнең максаты Сүриядән корал төяп, Ливанга юл алган йөк машиналарын юкка чыгару булган. Быелның гыйнвар аенда Израиль мондый операцияне башкарган иде инде. Ул чагында Сүриядә утлы корал төяп, Ливанга юл алган йөк машиналарын шул ук Израиль авиация һөҗүменә дучар иткән иде.

Ә менә АКШ хәзергә Сүриягә һөҗүм итмәячәге хакында белдергән. АКШ Президенты Барак Обама мондый карар кабул итүне Сүриядә химик корал кулланулары турында мәгълүматларның җитеп бетмәве белән аңлаткан.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе